ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәй шәһәренең фәннәр академиясе базасында "ЭКО стилендәге тормыш" беренче ачык республика конференциясе-конкурсы узды.
«Бөртеккәй» балалар бакчасында ел саен үткәрелә торган «Планетаны чәчәкләр белән бизик» проекты кысаларында төрле яшьтәге балалар тәрбияләнүче төркемнәрдә чәчәк үсентеләре утыртылды.
Бүген Якты Күл авылында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында авыл җирлекләре башлыклары семинары узды.

31 нче мартта «Кояшкай» балалар бакчасында район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «Балалар тавышы» исемле эстрада сәнгате фестивале булып узды. Чарада өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр катнашты.

30 март көнне «Сугыш хатын – кыз өчен түгел» акциясе кысаларында шәһәр мәдәният йорты иҗат хезмәткәрләре Зәй телевидиениесе белән берлектә хезмәт ветераны, Мирный микрорайонында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, Петрова Клавдия Платоновнаны 96 яшьлек юбилее белән котладылар.


31
март, 2021 ел
чәршәмбе
Бүген район башлыгы Кәримов Разиф Галиевич авыл хуҗалыгы формированиеләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм зооветеринария белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды.

Бүген Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре Пенсия фонды идарәсе белгечләре белән берлектә «Теплосервис» ҖЧҖ һәм Зәй үзәк район хастаханәсенең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләре белән күчмә мәгълүмати очрашу уздырдылар.

Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары Р.М. Архипова рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерүгә кагылган мәсьәләләр буенча территориаль ведомствоара комиссиянең утырышы узды.
6 апрельдә 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (69 кабинет, 3 кат) гражданнарны алимент мәсьәләләре буенча кабул итү булачак.

30
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев рәислегендә хезмәтне саклау буенча Координацион совет утырышы узды. Көн тәртибенә 5 мәсьәлә кертелгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International