Зәйдә "ЭКО стилендәге тормыш" беренче ачык республика конференциясе-конкурсы узды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй шәһәренең фәннәр академиясе базасында "ЭКО стилендәге тормыш" беренче ачык республика конференциясе-конкурсы узды. Чараның максаты: сәләтле балаларны ачыклау, экология өлкәсендә укучыларның проект һәм тикшеренү иҗатына ярдәм итү. Конференциядә Татарстан Республикасының 12 районыннан 48 укучы катнашты. Жюри составына Алабуга институты КФУның биология һәм химия кафедрасы өлкән укытучысы Гафиятуллина Эльвира Азат кызы, Алабуга районы балалар экология-биология үзәге директоры Әхтәмова Асия Якуп кызы, Зәй шәһәренең фәннәр академиясе укытучылары, балалар иҗат йорты һәм балалар сәнгать мәктәбе педагоглары чакырылган иде. «Тикшеренү эше» юнәлеше буенча конференция нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: Хәсәншина Раилә, Усманова Азалия, Биктаһирова Карина, призерлар Русакова Яна, Лазарева Дарья, Гәрәева Айна булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International