Зәй шәһәрендә пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләр белән очрашулар дәвам итә

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Бүген Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре Пенсия фонды идарәсе белгечләре белән берлектә «Теплосервис» ҖЧҖ һәм Зәй үзәк район хастаханәсенең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләре белән күчмә мәгълүмати очрашу уздырдылар. Мобиль чыгыш гражданнарга пенсия реформасына бәйле законнардагы үзгәрешләр һәм пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү буенча консультация бирү максатыннан оештырылды. Очрашу барышында мәшгульлек үзәге белгече чарада катнашучыларга пенсия яшенә җитеп килүче гражданнар өчен билгеләнгән ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары, күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, шулай ук «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләде. Пенсия фонды идарәсе белгече очрашуда катнашучыларга яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә чыгуның актуаль мәсьәләләре һәм пенсия билгеләү шартлары буенча консультацияләр бирде. Чара ахырында барлык катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм оештыручыларга алынган мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International