Зәйдә хезмәт ветеранын юбилее белән котладылар

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

30 март көнне «Сугыш хатын – кыз өчен түгел» акциясе кысаларында шәһәр мәдәният йорты иҗат хезмәткәрләре Зәй телевидениесе белән берлектә хезмәт ветераны, Мирный микрорайонында яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, Петрова Клавдия Платоновнаны 96 яшьлек юбилее белән котладылар. Чарада катнашучылар Клавдия Платоновна хөрмәтенә яшьлек җырларын башкардылар, аңа нык сәламәтлек, тыныч һәм имин тормыш теләделәр. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм район үсешенә лаеклы өлеш кертүе өчен рәхмәт сүзләрен, Клавдия Платоновна адресына кунаклар белән бергә иң якын кешеләре улы һәм кызыда җиткерде. Ветераннар янында булу, аларның тормышлары белән кызыксынып тору - ул безнең сугыш елларын кичергән өлкән буын кешеләре алдындагы изге бурычыбыз, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга рәхмәт хисләренең чагылышы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International