Зәйдә «Балалар тавышы» фестивале узды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

31 нче мартта «Кояшкай» балалар бакчасында район мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «Балалар тавышы» исемле эстрада сәнгате фестивале булып узды. Чарада өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр катнашты. Фестиваль Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Зәй муниципаль районында Туган як елы кысаларында яшь буынга әхлакый-эстетик тәрбия бирү һәм вокаль сәнгать өлкәсендә талантлы һәм сәләтле балаларга ярдәм итү максатыннан оештырылды. Конкурсантлар «Бөтен җир балалары дус» темасы буенча чыгыш әзерләделәр һәм вокал (ялгыз чыгыш, дуэт, ансамбль) номинацияләрендә көч сынаштылар. Фестиваль - конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары лауреатларны һәм дипломантларны билгеләде. Фестивальдә катнашучыларның барысына да иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International