Бүген Якты Күл авылында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында авыл җирлекләре башлыклары семинары узды. Эш үзара салым акчасына төзекләндерелгән авыл зиратына илтүче юлны карап чыгудан башланды. Семинарда катнашучылар шулай ук универсаль спорт мәйданчыгын, Ленин урамындагы паркны карадылар, эре мөгезле терлекләр үрчетү белән шөгыльләнүче Т. Н.Әхмәдованың шәхси ярдәмче хуҗалыгында булдылар. Семинарның пленар өлеше авыл мәдәният йортында узды. Семинарда катнашучыларга кереш сүз белән район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мөхтәров авыл җирлегендә җирле үзидарә органнарының 2020 ел, 2021 елның 1 кварталында башкарган эшләре һәм 2021 елның калган чорына куелган бурычлар турында сөйләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, район территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башлану турында игълан итте һәм авыл халкын беркетелгән мәйданчыкларны чистарту буенча өмәләрдә актив катнашырга чакырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Розалия Архипова 2020 елның аерым күрсәткечләре буенча авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләде. Семинарда шулай ук авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХны үстерү өчен каралган программалар, социаль ярдәм чаралары күрсәтү, авыл халкына диспансерлаштыру үткәрү һәм коронавируска каршы вакцинация ясату, мобиль поликлиника кысаларында медицина каравы үткәрү йомгаклары, авыл җирлекләрендә физкультура-спорт эшенә кагылышлы сораулар каралды. Шулай ук авыл җирлекләрендә хезмәт базарындагы вәзгыять, гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу барышы, авыл җирлекләренең генераль планнары, районның мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча сөйләшү булды. Семинарга йомгак ясап, район башлыгы Разиф Кәримов авыл җирлекләре башлыкларын көн тәртибендә каралган барлык сораулар буенча эшне тагын да активлаштырырга чакырды.