Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев рәислегендә хезмәтне саклау буенча Координацион совет утырышы узды. Көн тәртибенә 5 мәсьәлә кертелгән иде. Әлмәт шәһәреннән бүлек башлыгы – Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең баш дәүләт инспекторы Ф.Р. Хәернасов һәм шәһәрнең эре предприятиеләренең хезмәтне саклау буенча белгечләренең докладлары тыңланды. Киңәшмәдә предприятиедә хезмәтне саклау белән идарә итү системасын мәҗбүри кабул итү; предприятиедә һәм аның бүлекчәләрендә хезмәтне саклау буенча закон һәм башка норматив-хокукый актларның үтәлешен контрольдә тоту; эш урыннарында хезмәт шартларын өйрәнү, тагын да камилрәк хезмәт методларын эшләү һәм гамәлгә кертү турында тәкъдимнәр әзерләү һ.б. мәсьәләләр каралды. "Татэнерго Зәй ГРЭСЫ" АҖ һәм "Завод Техно" ҖЧҖ вәкилләре хезмәтне саклау өлкәсендә нәтиҗәле эшләүләре өчен билгеләп үтелде. Йомгаклау сүзе белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев чыгыш ясады.