30 март көнне С.Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Туган як елына багышланган «Этот тихий край мне мил и дорог» дип исемләнгән әдәби-туган як сәгате узды.
Чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар. Хуҗалыклар 800 млн. сум алганнар инде, якын арада тагын 2,3 млрд.сум җибәреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.