Район башлыгы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш барышы белән танышты

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Кәримов Разиф Галиевич авыл хуҗалыгы формированиеләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм зооветеринария белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды. Алар «Нива» ҖЧҖ, «Куш-Елга», «Дурт-Мунча», «Бура-Киртә», «Югары Шепкә», «Чыбыклы», «Сәвәләй» сөт-товар, Сарсаз- Баграж, Карман авылларының яшь мөгезле терлекләр үстерү фермаларында булдылар. Район башлыгы терлекләрне тоту һәм ашату технологиясе, терлекчелек фермаларының санитар торышы белән танышты. Һәр объектта оператив производство киңәшмәсе һәм терлекчеләр белән очрашу узды. Район башлыгы җаваплы затларга эре мөгезле терлекләрне ашату һәм терлекчелек продуктларын сату режимында барлык технологик процессларны үтәргә кушты, агымдагы чорга планнарны билгеләде: уртача тәүлек үсеш 900 граммнан да ким булмаска тиешлеге, бер сыердан тәүлеклек уртача савымны 18 кг. га кадәр җиткерергә кирәклеге искәртелде. Район белгечләре белән әңгәмә барышында Р.Г. Кәримов Covid-19га каршы вакцинациянең мөһимлеге турында да аңлатып үтте. Район башлыгы шулай ук «Нива-Восток», «Нива», «Баграж», «Кадер», «Аксар», «Чыбыклы», «Сәвәләй» җитештерү комплексларының машина-трактор паркларында техниканы ремонтлау һәм кыр эшләренә әзерләү барышы белән танышты, 5-нче номерлы ремонт цехында булды, анда тракторларны ремонтлаганнан соң, чөгендер җыю комбайннарын төзекләндерергә керештеләр. Барлык бүлекчәләрдә дә авыл хуҗалыгы машиналарын һәм башка тагылма техниканы агрегатлау, комплектлау һәм көйләү эшләре төгәлләнеп килә. Тикшерүдә катнашучылар җитештерү комплексларында минераль ашламалар һәм орлыкларны саклау торышын карадылар. Бүгенге көндә 2021 ел уңышы өчен 1 гектар сөрүлеккә 103,8 кг.в. минераль ашлама тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International