ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2021 ел
чәршәмбе
Зәйдә кичә истәлекле вакыйга булды – Азатлык китерүче солдат һәйкәле куелды. Яңа һәйкәл бронзадан коелды.
5 майда район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр» ДБУнең Зәй филиалы белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара.
2 майда Мәскәү шәһәрендә каратэ Киокусинкай буенча Россия беренчелеге узды, анда Россия Федерациясенең 35 регионыннан 500 гә якын иң көчле спортчы катнашты.

2
май, 2021 ел
якшәмбе
Басуларда иң беренче булып арпаның тигез шытымнары барлыкка килде, аларның торышы хәзергә яхшы дип бәяләнә. Чәчү эшләрен иртә срокларда башлап, технологияне төгәл үтәп, бер гектарга 60 килограмм исәбеннән минераль ашламалар кертеп, дымлы туфракка орлык кертү үзен аклады.

1
май, 2021 ел
шимбә
Беренче майда Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында, гадәттәгечә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин истәлегенә багышланган "Уйнагыз, гармуннар!" төбәкара фестивале узды.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар йортларында булды, аларны якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котлады, аңа керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Хөрмәтле православие динен тотучы зәйлеләр! Сезне чын күңелдән бөек пост тәмамлану һәм якты Пасха бәйрәме якынлашу белән котлыйм! Бу бәйрәм – рухи яңарыш, яшәеш һәм мәрхәмәтлелек символы, безнең игелеккә һәм гаделлеккә ышанычыбызны ныгыта.
Район кырларында язгы кыр эшләре дәвам итә: бүгенге көндә 24718 гектар мәйданда сабан культураларын чәчү башкарылган, бу планлаштырылган мәйданның 63 процентын тәшкил итә.

30
апрель, 2021 ел
җомга
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Бу якты язгы бәйрәм кешеләрнең бердәмлеге һәм теләктәшлеге символы булып тора һәм халыкның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Бу көнне без хезмәт кешесен данлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International