Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән 1 Май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Бу якты язгы бәйрәм кешеләрнең бердәмлеге һәм теләктәшлеге символы булып тора һәм халыкның иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Бу көнне без хезмәт кешесен данлыйбыз. Хезмәт кешесенә игътибар безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булды һәм бу шулай булып кала да. Зәйлеләрнең тырыш, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә басуларда елдан-ел мул уңыш үстерелә, авылларыбыз төзекләнә, шәһәребез матурлана, икътисад үсә, социаль өлкә ныгый бара – болар барысы да районның һәр кешесенең казанышы, көндәлек, тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Зәй муниципаль районын хезмәте, таланты һәм һөнәри осталыгы белән данлаган ветераннарыбызга тирән хөрмәтемне белдерәм. Районыбыз иминлеге, үсеше өчен белемен, көчен һәм сәләтен кызганмыйча хезмәт куючыларга һәм туган җиребездә үз хезмәт биографиясен башлап җибәрүчеләргә зур рәхмәт сүзләре әйтәм. Әлеге бәйрәм үз көчегезгә ышаныч тудырсын, оптимистик рух бүләк итсен. Һәр йортта бәхет, тынычлык һәм иминлек булсын! Сезгә нык сәламәтлек бетмәс энергия, күбрәк язгы, шатлыклы көннәр һәм планнарыгызның уңышлы тормышка ашуын телим!