Район башлыгы ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котлады

2021 елның 1 мае, шимбә

 Бүген район башлыгы Разиф Кәримов 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның йортларында булды, аларны якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котлады, җиңүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Разиф Галиевич, Мачтаков Леонид Яковлевич, Лыкова Валентина Лукьяновна, Фирсов Михаил Антонович, Моисеева Анна Ивановна һәм Лапин Николай Ермолаевич янында булды, аларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмалары, шулай ук район һәм «Бердәм Россия» партиясеннән бүләкләр тапшырды. Бөек Җиңүнең 76 еллыгын районда 11 ветеран каршы ала. Алар барысы да бәйрәм алдыннан азык-төлек җыелмалары алдылар инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International