Зәйдә "Уйнагыз, гармуннар!" төбәкара фестивале узды

2021 елның 1 мае, шимбә
Беренче майда Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында, гадәттәгечә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншин истәлегенә багышланган "Уйнагыз, гармуннар!" төбәкара фестивале узды. Фестивальне район мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният идарәсе ярдәмендә оештырды. Быелгы фестиваль Татарстан Республикасында Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды, аңда катнашырга Татарстанның төрле почмакларыннан 26 солист һәм 8 ансамбль (татар, рус, чуаш) килде. Фестивальне мәдәният идарәсе җитәкчесе Регина Камалова ачты. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар өчен җирле декоратив-гамәли иҗат осталары, район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан иң яхшы милли һәм мәдәни традицияләргә нигезләнгән күргәзмә-сату оештырылды. Дүрт сәгатькә сузылган музыка марафонына, күпмилләтле колорит һәм рухи яктан бер-берсенә якын кешеләрнең аралашуына яңгыр да комачаулый алмады. Югары квалификацияле белгечләрдән торган жюрига - Зәй балалар музыка мәктәбе директоры Д.Б. Коронова, Зәй балалар музыка мәктәбенең югары квалификацияле укытучысы Н. В.Красильникова, музыка укытучысы һәм гармунда уйнау остасы Ф. Н. Кәримовага иң яхшыларны сайлау җиңел булмады. Жюри җиңүчеләрне билгеләгән арада, авыл клублары артистлары чыгыш ясады. 2005 елда туган иң яшь катнашучы Дмитрий Шаров (Яңа Чишмә р-ның Ленин мәдәният йорты) һәм 1946 елда туган иң өлкән катнашучы Әсхәт Мотыйгуллин (Әлмәт районының Иске Миннебай авылыннан гармунчыларның "Яшь күңелләр" халык ансамбле җитәкчесе) Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Тамашачылар Аксубайдан Эдуард Ильинның чуаш җыры һәм такмаклары белән дәртле чыгышын билгеләп үттеләр. Фестивальдә катнашучыларның барысы да Грамоталар һәм бүләкләр алды. Әтнә, Ютазы, Балык Бистәсе, Питрәч, Яңа Чишмә, Баулы, Аксубай, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Зәй районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән барлык катнашучыларга рәхмәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International