5 майда район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр» ДБУнең Зәй филиалы белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты. Төп максат язгы кыр эшләрен уздыру барышы һәм эш сыйфаты белән танышу иде. Белгечләр “Чыбыклы”, “Аксар”, “Кадер”, “Баграж”, “Нива-Восток” җитештерү комплексларында чәчү эшләренең барышын карадылар. Районда язгы кыр эшләре ахырына якынлашып килә, район игенчеләре соңгы гектарларда язгы бодай, көнбагыш һәм шикәр чөгендере чәчәләр. Бүгенгә сабан культуралары 32824 гектар мәйданда чәчелде, бу планлаштырылганның 78 процентын тәшкил итә. Бу - республикада иң яхшы күрсәткеч. Минераль ашламалар кертү киләчәк уңышны формалаштыруда зур әһәмияткә ия. 5 майга 2021 ел уңышы өчен физик үлчәүдә барлыгы 16700 тонна минераль ашлама тупланган, ягъни тәэсир итү матдәсенә күчергәндә, 7400 тонна, бу 1 гектар чәчүлек мәйданына 116 кг тәшкил итә. Район игенчеләре уҗым культураларын тамырдан тукландыруга керештеләр. Моңа кадәр минераль ашламалар белән сиптергечләр ярдәмендә, үсемлекләрне авырулардан саклау чараларын бер үк вакытта башкарып, бөтен мәйданда яфраклардан тукландыру үткәрелде. Аграрийларның кәефе бик яхшы, төп максат - чәчү эшләрен уңышлы тәмамлау.