Анда Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, район җитәкчелеге, предприятие һәм оешма коллективлары, руханилар катнашты.
27 апрельдән 4 майга кадәр Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында 2006-2007 елгы һәм 2008 елгы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча тренер Сөнгәтуллин Илдус Каюм улы истәлегенә багышланган II ачык беренчелек үтте.