Зәйнең алдынгы механизаторларына ярдәмгә практикантлар килде

2021 елның 1 мае, шимбә
Район кырларында язгы кыр эшләре дәвам итә: бүгенге көндә 24718 гектар мәйданда сабан культураларын чәчү башкарылган, бу планлаштырылган мәйданның 63 процентын тәшкил итә. Бөртекле чәчү комплексларында алдынгы механизаторлар: Никандров Михаил һәм Хафизов Рамил («Зәй шикәре» АФ) – 1700 га, Гәрәев Айдар һәм Габдрәфиков Тимергали («Зәй» АФ) – 1300 га, Хәйруллин Илдус һәм Мөхәммәтдинов Рөстәм («Зәй «АФ) – 1200 га, Ермолаев Михаил (»Зәй шикәре «АФ) – 1000 га, Танчук Владимир (»Восток " АФ) - 780 га. Шикәр чөгендере чәчүдә Баһаутдинов Дамир («Зәй»АФ) яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Көнбагышны 500 гектардан артык мәйданда «Гаспардо»чәчү агрегаты белән Нью Холланд тракторында Борханов Исхак һәм Гайнетдинов Илдус чәчтеләр. Районның тәҗрибәле механизаторлары белән беррәттән, авыл хуҗалыгында эшләү күнекмәләренә практикантлар да ирешә. Командада эшләү тәҗрибәсен Казан аграр университетының 3 нче курс укучылары Закиров Риназ һәм Умнов Денис үзләштерә. Студентларга мөһим җитештерү функцияләренең үтәлешен ышанып тапшырдылар: алар «Зәй» АФның «Кадер» җитештерү комплексында дым каплату, күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм туфракны чәчү алдыннан эшкәртү эшләре алып барыла. Яшьләр махсус кием, кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Яшьләрдә туган як җиренә мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнә: Реназ Закировның әтисе - «Зәй» агрофирмасында озак еллар эшләгән механик, Унов Денисның әтисе – «Зәй» агрофирмасының баш агрономы. Район чәчү кампаниясе эшенә үз өлешләрен кертергә теләгән яшь егет-кызларны күрү биктә куанычлы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International