Зәйдә Азат итүче сугышчыга яңартылган һәйкәл куелды

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Зәйдә кичә истәлекле вакыйга булды – Азатлык китерүче солдат һәйкәле куелды. Яңа һәйкәл бронзадан коелды. Ул шул ук урынга - Җиңү бульварында урнаштырылды. Скульптураны китереп бушату һәм урнаштыру эшләре 5-6 сәгатьтә башкарылды. Яңа һәйкәлнең авырлыгы 2 тонна 300 кг, ә биеклеге 5 метр 20 см тәшкил итә. Аны әзерләү өстендә коючылар, Казан һәм Зәй скульпторлары бик тырышып эшләде, чөнки вакыт бик кыска иде, ул 35 көндә ясалды. Район җитәкчелеге "Единая Россия" партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә һәйкәлне яңадан торгызуда зур эш башкарды. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды директоры Татьяна Ларионова һәйкәлне тиз арада торгызу беренче чираттагы бурыч, дип билгеләгән иде. Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов та уртак көч белән Җиңү көненә һәйкәл торгызылачак, дип белдерде. Һәйкәлне торгызуга хәйриячеләр һәм предприятиеләр акчалата ярдәм итте. "Бүген Зәйдә шатлыклы вакыйга. Без бронзадан яңа һәйкәлне монтажладык, әлеге вакыйга уңаеннан барыгызны да котлыйм. Мин бу эшкә аңлап якын килгәннәре һәм булышканнары өчен зәйлеләргә рәхмәтле. Берничә көн эчендә без рәссамнар, скульпторлар, архитекторлар белән технологик процесс буенча кыска вакыт эчендә монумент ясау мөмкинлеге турында консультацияләр уздырдык. Шәһәр төзелеше советында төрле вариантлар тәкъдим ителде, һәйкәлнең элекке күренешен сакларга дигән карарга киленде, ләкин аны бронзадан эшләргә булдык. Без яшь скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллинга ("Казан Арт" фирмасы) мөрәҗәгать иттек, ул "Литейный двор" ҖЧҖ (Евгений Страхов) белән килешү төзеде. Вакытны бик кыска - 35 көн эчендә әзерләргә дип куйдык. Көн саен күпме эш эшләнәчәге билгеләнде, цехта эшчеләр 18-20 шәр сәгать эшләде. Без "Единая Россия" партиясе белән бюджет акчаларын җәлеп итми генә финанс мәсьәләләрен хәл итүне үз өстебезгә алдык, хәйриячеләргә һәм иганәчеләргә мөрәҗәгать иттек. Һәйкәл ясау эшләрен финанслауга кече нефть компанияләре, алар арасында «СМП Нефтегаз» (Фоат Комаров), «Татех» (Ирек Хәйруллин), “Татэнерго” исеменнән Зәй ГРЭСы, «Челтәр компаниясе» зур өлеш кертте, «Единая Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионованың, Юрий Камалтыновның ярдәме зур булды. Беренче көннәрдән үк РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та үз фикерен белдерде. Безгә рухи һәм матди ярдәм иткән өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт. Зәйлеләр Җиңү көнен яңартылган һәйкәл белән каршы ала", - диде Разиф Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International