2 майда Мәскәү шәһәрендә каратэ Киокусинкай буенча Россия беренчелеге узды, анда Россия Федерациясенең 35 регионыннан 500 гә якын иң көчле спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Зәй шәһәреннән Алексей һәм Владимир Ревиннарда тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Анда безнең спортчылар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм беренчелекнең финал стадиясендә лаеклы урын алдылар һәм киеренке көрәшләрдә Россия беренчелеге призерлары булдылар : Агапова Эльвина көмеш призер, Павлов Даниил өченче урынны алды.