Бүген Зәйдә ел саен була торган комбайннар парады узды. Махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2021 елгы уракка әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Булат Шакиров, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россия авыл хуҗалыгы үзәге, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе белгечләре һәм башкалар катнашты.