Егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге

2021 елның 9 июле, җомга
5-8 июльдә Казан шәһәренең «Үзәк» стадионында 2004-2005, 2006-2007 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Ярышларда «Барс» спорт мәктәбендә тренер В.В. Лисов кул астында тәрбияләнүче егет-кызлар катнашты. Устимкина Мария 2005 елгы кызлар арасында 400 метрлы каршылыклы дистанциядә һәм эстафетада 1 нче урынны яулады, Волков Богдан 2006 елгы егетләр арасында 1500 метрлы арада һәм каршылыклы 2000 метрлы арада 1 урын алды,Паренкин Максим 400 метрлы каршылыклы араны 2 нче булып килде, Шәрәфиев Адель 2006 елгылар арасында 1500 м дистанциядә 2 урын һәм 2000 м каршылыклы дистанциядә 3 урын алды. 2007нче елгылар арасында Әгъләмов Рифат 1500 метрлы дистанцияне 3 нче булып үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International