Зәйлеләрне коронавирустан прививка ясатырга чакыралар

2021 елның 12 июле, дүшәмбе
Бу ел башыннан Зәйдә коронавирус инфекциясе белән авыруның 38 очрагы теркәлгән, аларның 5се үлем белән тәмамланган. Вакцинация инфекциядән саклауның бердәнбер ысулы булып кала. 12 июльгә районда 10175 зәйле (39,5%) вакцинацияләүнең 1 этабын узды, 2 этапны - 6112 кеше. Хезмәт коллективларында вакцинация статистикасы: сәүдә тармагы – 12%, мәдәният – 86%, мәгариф – 84%, спорт – 89%, сәламәтлек саклау – 94%, предприятиеләр – 70%. Прививка ясау пунктлары: поликлиникадагы прививка кабинеты (дүшәмбе-җомга – 8:00 - 17:00, шимбә – 8:00-12:00, якшәмбе - 8:00 - 12:00 сәг); кабул итү бүлеге (дүшәмбе-җомга – 17:00-8:00, шимбә-12:00-08:00, якшәмбе-12:00-08:00 сәг); «Радуга» поликлиникасы филиалы (дүшәмбе-җомга-8:30-16:00с, шимбә-8:00-12:00 сәг); Зәй-2 табиб амбулаториясе (8:30-16:00 сәгатьтә, шимбә-8:00-12:00, Мирный бистәсе табиб амбулаториясе (8:30-16:00 сәгатькә, шимбә 8:00-12:00 сәгатькә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International