Зәй районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2021 елның 9 июле, җомга
2021 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган гаиләләр катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина котлау сүзләре белән чыгыш ясады һәм Әхмәтҗановлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. Бәйрәмдә мәдәният хезмәкәрләре башкаруында матур җырлар яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International