Зәй игенчеләре республикада беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып-җыюга керештеләр

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе
Бүген, комиссия һәм авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы хезмәткәрләре катнашында хуҗалыкларда узган комбайннар парадыннан соң, Зәй районы игенчеләре республикада беренчеләрдән булып көзге культуралар җыюга керештеләр. «Районда барлыгы 34 162 гектар мәйданда бөртекле культуралар җыеп аласы бар. Шуның 13 127 гектары – көзге, 21 мең гектары – сабан культуралары. Уртача уңыш гектардан 25-26 центнер булыр дип көтелә, урып-җыю “кыр+элеватор” схемасы буенча барачак», - дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев. Урып-җыю җиңел булмаячак. Коры һава торышы аркасында игеннәр кыска сабаклы, югалтуларсыз җыеп алу өчен комбайннарга минималь тизлек белән хәрәкәт итәргә туры киләчәк. Зәй элеваторы ашлык кабул итәргә әзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International