ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе
7 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Зәй туган якны өйрәнү музеенда «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен «Гаилә –күңел хәзинәсе»дип исемләнгән тематик сәгать узды. Кунаклар өчен гаилә традицияләре белән бәйле төрле биремнәр әзерләнгән иде.

7
июль, 2021 ел
чәршәмбе
13 июльдә 16.00 сәгатьтә хакимият бинасында (66 кабинет, 3 кат) алимент мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак. Гражданнарны кабул итүдә суд приставлары хезмәте, опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге, полиция, прокуратура, администрация һәм социаль яклау вәкилләре кергән комиссия белгечләре катнаша.

6
июль, 2021 ел
сишәмбе
Бүген Зәй районында район башлыгы Р.Г. Кәримов, идарә башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында авыл җирлекләре башлыклары күчмә семинары узды. Семинар графигына 7 авыл җирлеге кертелгән иде. Эш шәһәр территориясен: Җиңү бульвары, Нариманов, Автодорожная урамнарын караудан башланды.
Балаларга бәхетне монда һәм хәзер бүләк итәргә. «Татнефть» хәйрия фонды грантлары ярдәмендә оештырылган «Хастаханә клоуны» проекты шундый принципка таяна. 5 июль- җәйге кояшлы көндә «Хастаханә клоуны» проекты кысаларында «Кайгырту» иреклеләр хәрәкәте волонтерлары балалар өчен чын бәйрәм оештырдылар. Чара Зәй район үзәк хастаханәсе территориясендә узды.
Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе спортчысы Анастасия Утягановага чаңгы ярышлары буенча «Россиянең спорт мастеры» исеме бирелде (2021 елның 25 июнендәге 73 нг номерлы боерык). Тренеры Колесов С. В.

5
июль, 2021 ел
дүшәмбе
"Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе"ндә укуларны дәвам итүгә ихтыяҗ янә туды. Бу 15 июньнән озак вакытлы карауга мохтаҗ дип танылган гражданнарга бушлай күрсәтелә торган социаль пакет кысаларында хезмәт күрсәтелә башлауга бәйле. Социаль пакет төрле хезмәтләр комплексын күздә тота: ризык әзерләүдә ярдәм итү яки тулысынча әзерләү, ашату, кул һәм аяк тырнакларын кисү, коену, яки тулысынча юыну, санитар-гигиена процедуралары, бәдрәфтән файдалануда ярдәм итү, саф һавада йөрү, караватта күченеп яту, сәламәтлекләрендәге тайпылышларны ачыклау максатыннан системалы күзәтү, социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрү.

3
июль, 2021 ел
шимбә
3 июльдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен һәм юбилеен хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен яттан белгән ведомство билгеләп үтә. Россия Дәүләт автоинспекциясенә 85 ел тула. Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин шәхси составны тантанага тезде һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре һәм Россия Дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгы белән котлады.

1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәйдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең "2021 елның беренче яртыеллыгында муниципаль архивларның эшчәнлеге нәтиҗәләре"дигән темага күчмә утырышы үткәрде. Ул “Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы мисалында архив документларының сакланышын тәэмин итү" республика семинар-киңәшмәсе буларак узды.
28 июньнән 2 июльгә кадәр Уфа шәһәрендә 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге бара.
18 майдан 5 июльгә кадәр #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Бүгенге көндә премиягә берничә мең катнашучы гариза биргән. Алар арасында-коммерцияле булмаган һәм коммерция оешмалары, волонтерлар, журналистлар һәм блогерлар. Алар кешеләргә ярдәм итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инициативаларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International