ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген барлык мәктәпләрдә яңа уку елы башлануны искәртеп, беренче кыңгыраулар чыңлады. Белем көне шәһәр-райондагы 27 мәктәптә 5 меңнән артык укучы өчен үзенчәлекле истә калырлык чаралар белән билгеләнде. Һәр белем йорты укучыларын яңарып, матурланып каршы алды.
Районыбыз кырларында көзге культураларны җыеп алу дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 92 процентта бөртекле культуралар җыеп алынган. Районыбыз өчен үзенчәлекле булган чөгендер алу югары темплар белән дәвам итә. Барлыгы 2340 гектарда татлы тамыр алынган инде.
Кичә Зәйгә эш сәфәре белән Татарстан республикасы президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов килде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, республика, район җитәкчеләре озатып йөрде
Республика Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Зәй шикәре” ААҖендә рафинад ясау цехын ачу тантаналарында, заводның кагат кыры белән янәшәдә төзеләчәк “Заман” җитештерү-сәнәгать мәйданына салыначак нигез ташына киләчәк буынга атап язылган хат белән капсула иңдерүдә катнашты.
Республика Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Зәй шикәре” ААҖендә рафинад ясау цехын ачу тантаналарында, заводның кагат кыры белән янәшәдә төзеләчәк “Заман” җитештерү-сәнәгать мәйданына салыначак нигез ташына киләчәк буынга атап язылган хат белән капсула иңдерүдә катнашты.
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган “ Татэнергосбыт” ААҖ клиентларга хезмәт күрсәтү Кама бүлеге филиалы Зәй офисы да район халкына зур бүләк булды. “ Татэнергосбыт җәмгыяте хисабына 7,101 млн. сумга төзелгән заманча бина халыкка уңайлы хезмәт күрсәтү өчен эшләнде.
- Татарстанда югары квалификацияле белгечләр әзерләнеп, аларның үз республикабыз предприятиеләрендә нәтиҗәле хезмәт итүе мөһим. Билгеле булганча без 2019нчы елда эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукын яуладык. Без бу вакытка зур әзерлек, югары квалификацияле яшь һөнәр ияләребезнең матур эшләре белән килергә тиешбез.
Районның республика белән бергә елдан-ел үсеше һәм киләчәк максат һәм проблемаларны чишү юллары турында үткән җыелышта район җитәкчесе Разиф Кәримов һәм вакытлыча Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов чыгыш ясады
Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Зәйдә республика бюджеты хисабына хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре алып барылучы“Энергия” стадионын да карады. Биредә инде футбол кыры заманча таләпләр белән ясалды

30
август, 2015 ел
якшәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
30 август республикабыз халкы өчен иң олы һәм истәлекле тарихи көн. Ул Татарстаныбызның яңа дәүләтчелек алган көне һәм әлеге вакыйга астында тирән мәгънә ята, чөнки әлеге вакыйга Республикабызның яңадан суверен дәүләт булып, дус тату гаилә кебек яңа үрләр яулап үзебезнең туган йортыбызны төзергә мөмкинчелек биргән көн.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International