Республика лидеры Зәй районы активы белән очрашты

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Районның республика белән бергә елдан-ел үсеше һәм киләчәк максат һәм проблемаларны чишү юллары турында үткән җыелышта район җитәкчесе Разиф Кәримов һәм вакытлыча Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов чыгыш ясады. Республика лидеры Зәй районы үсеше социаль-экономик юнәлештә проектларның тормышка ашуыннан гыйбәрәт – дип атады һәм киләчәктә аның өчен тырышып эшләргә өндәде.
Очрашу бертөркем хезмәт алдынгыларына хөкемәт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International