Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Бүген - Белем көне
2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Бүген барлык мәктәпләрдә яңа уку елы башлануны искәртеп, беренче кыңгыраулар чыңлады. Белем көне шәһәр-райондагы 27 мәктәптә 5 меңнән артык укучы өчен үзенчәлекле истә калырлык чаралар белән билгеләнде. Һәр белем йорты укучыларын яңарып, матурланып каршы алды.
Соңгы биш елда районда 13 мәктәп республика президент программасы нигезендә капиталь төзекләндерелде. 1нче һәм 2нче мәктәпләр быелгы уку елын заманча төзекләнеп каршылый, татар гимназиясендә дә агымдагы уку елына әзерлек йөзеннән зур төзекләндерү эшләре башкарылды. Әлеге белем йортында оештырылган зур бәйрәм мәктәп мәйданнарына гына сыешмыйча, шәһәрнең үзәк урамын да биләп алды. Белем көне 35нче бистәдә яшәүчеләр өчен дә зур бәйрәмгә әверелде. Бирегә укучылар, педагоглар, әти-әниләрне тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов килде. Ул Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов котлавын җиткерде. Ә район җитәкчелеге исеменнән чыгыш ясаган Разиф Кәримов, мәктәп белем иле, югары тәрбия иле булып калсын дип ассызыклады.
- Нәкъ менә шушы белем учаклары киләчәк буынны тормышка әзерләүдә төп роль уйный. Быел безнең район мәктәпләре бусагасын тәүге тапкыр 578 бала атлап керә. Бу сөенечле сан, чөнки соңгы ун елда бу кадәр баланың беренче сыйныфка кабул ителгәне булмаган. Төп бурыч уңайлы шартлар тудырылган мәктәпләрдә сабыйларга төпле белем һәм тәрбия бирү, - диде ул.
Татар гимназиясенә быел беренче сыйныфка 50 бала килгән. Алар матур мәктәп формаларыннан, кулларына аллы-гөлле чәчәкләр тотып алгы рәтләрдә белем көне бәйрәмен бизәүчеләр булдылар. Беренчеләргә һәм башка укучыларга үрнәк йөзеннән Ленар Әхмәтҗанов үткән ел унберенчене тәмамлаучылар арасында татар гимназиясе укучысы Резидә Хәкимуллинаның Россия һәм Татарстан күләмендә уку буенча алтын медальләр яулавын искәртте. Мондый балалар Татарстанда алтау гына булды, сезнең дә һәрберегезнең киләчәктә Резидә кебек уңышлар яулавыгызны телибез, диде ул.
Тантаналы чарада Разиф Кәримов татар гимназиясенә музыкаль аппаратура алу өчен 150 мең сумлык сертификат тапшырды. Ә “Ак барс” банкының Зәй бүлеге җитәкчесе Елена Копылова барлык беренче сыйныф укучыларына банкның махсус китаплар һәм дисклар бүләк итүен белдерде.
"Зәй офыклары" редакциясе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз