Татлы тамыр алу дәвам итә

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Районыбыз кырларында көзге культураларны җыеп алу дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 92 процентта бөртекле культуралар җыеп алынган. Районыбыз өчен үзенчәлекле булган чөгендер алу югары темплар белән дәвам итә. Барлыгы 2340 гектарда татлы тамыр алынган инде. Уңыш һәр гектардан 320 центнер тәшкил итә. “Зәй” агрофирмасында 215гектар чөгендер алынган, һәр гектардан 215 центнер татлы тамыр алына, “Зәй шикәре” агрофирмасында 260 гектарда алынган- уңыш гектарыннан 343 центнер тәшкил итә, “Восток” агрофирмасында 268 гектар татлы тамыр алынган , уңыш гектарыннан 302 центнер тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International