Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов "Зәй шикәре" ААҖендә дә булды

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Республика Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Зәй шикәре” ААҖендә рафинад ясау цехын ачу тантаналарында, заводның кагат кыры белән янәшәдә төзеләчәк “Заман” җитештерү-сәнәгать мәйданына салыначак нигез ташына киләчәк буынга атап язылган хат белән капсула иңдерүдә катнашты. Зәй районы кырларында шикәр чөгендере 8,5 мең гектар мәйдан били. Быел татлы тамырның уңышы мул булыр дип фаразлана, чөнки туфракны эшкәртү мәсьәләсендә дә, бу культураны игү буенча да заманча таләпләрне үтәүгә, һәр эшне югары сыйфатлы итеп башкаруга бик җитди игътибар бирелде районда. Мул уңышны кабул итүгә “Зәй шикәре заводы ” АҖдә быел аеруча зур төзекләндерү, үзгәртеп кору эшләре башкарылды. Тиздән әлеге урында 27,5 гектар мәйданны биләячәк “Заман” җитештерү сәнәгать мәйданы калкып чыгачак. Биредә салкын ысул белән көнбагыш, рапс, соя, рапска охшаган җирән төстәге культура мае җитештерү заводы, элеватор комплексы, сөт заводы, мөгезле эре терлекне чалу цехы булдыру планлаштырыла. - Дөрес, без әлеге дүрт предприятие төзелешен быел башлап киләсе ел азагына алардан файдалана башлауны максат итеп куйсак та, иң башта аларны тулы куәтенә үк эшкә җибәрү бик уңайлы бумас дип санамыйбыз. Шуңа күрә, мәсәлән элеваторның 60 мең тонна ашлык сакларлык өлешен, май сыктыру заводының шулай ук өлешчә мөмкинлеген генә файдаланудан башлау күздә тотыла. Аннан соң инде акрынлап эш җайга салынгач, алар тулы куәткә эшләячәк, - дип таныштырды алдагы планнар белән Шамил Минһаҗев - Иң мөһиме әлеге предприятиеләр халык өчен үзебездә җитештерелүче сыйфатлы продукция чыгару урыны булсын. Хәерле сәгатьтә, - диде Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданына салыначак беренче нигез ташына киләчәк буынга атап язылган хат белән капсула салу барышында.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International