Район җитәкчелеге зәйлеләрне һәм шәһәребез кунакларын Республика һәм шәһәр көне белән котлады

2015 елның 30 августы, якшәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
30 август республикабыз халкы өчен иң олы һәм истәлекле тарихи көн. Ул Татарстаныбызның яңа дәүләтчелек алган көне һәм әлеге вакыйга астында тирән мәгънә ята, чөнки әлеге вакыйга Республикабызның яңадан суверен дәүләт булып, дус тату гаилә кебек яңа үрләр яулап үзебезнең туган йортыбызны төзергә мөмкинчелек биргән көн.
Бүген Республикабыз Россиядә иң күәтле, тиз үсүче республикаларның берсе. Без аның тарихы, үткән данлыклы юллары һәм кешеләре белән горурланабыз. Социаль- экономик үсеш һәм милли аң, бердәмлек , политик тотрыклылык безнең алдагы тормышыбызга ышаныч өсти.
Район җитәкчелеге сезне бу олы бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итә! Сезгә эшегездә һәм томышыгызда яңадан яңа уңышлар, гаилә бәхете, исәнлек-саулык һәм алдагы плннарны тормышка ашыру өчен көч һәм күәт теләп кала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International