ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
«Түгэрэк уен» журналының бер санында Зәй районы Түбән Биш, Куш-Елга һәм Бигеш авыллары халкының элек нинди йола-гадәтләре. эш кораллары булу, көнкүрешләре турында язма урын алды. Ул төсле фотосурәтләр белән мавыктыргыч итеп бирелгән.
2 сентябрь көнне “Энергетик” мәдәният йортында ачык ишекләр көне узды. Чара мәдәният сараен балалар бакчасы нәниләре белән таныштырудан башланып китте, аннан мәктәп балалары һәм зурлар мәдәният сараенда эшләп килүче түгәрәкләр һәм һәвәскәр берләшмәләр эше белән таныштылар.
Районыбыз кырларында шикәр чөгендерен җыеп алу кызу темплар белән дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 8404 гектар татлы тамырның 1008 гектары җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 12 процентын тәшкил итә. 35 мең тонна чөгендер алынган.
3 сентябрьдә бөтен дөньяда террорга каршы теләктәшлек көне үтә. Шул уңайдан 2 сентябрьдә “Энергетик” мәдәният йорты мәйданында әлеге явызлыкка каршы теләктәшлек йөзеннән акция үтте. Анда тематик композиция , интер актив һәм плакат рәсеме төшерү кебек чаралар үтте

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
“Зәй” балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә укучылар өчен “Хуш җәй, исәнме спорт уку елы” – дигән спорт бәйрәме үтте. Балалар 6 төрле эстафетада көч сынаштылар.
Бу шимбәдә, 5 сентябрьдә, традициягә әйләнгән ярминкәләр башлана. Ярминкәләрне шәһәр халкы гына түгел, авыллар да көтеп ала. Кемдер шуннан гаиләсенә кышка җитәрлек продукция юнәтсә, икенчеләр үзеннән артканын сатып, аз булса да гаилә бюджетына өстәмә керем ала.
Шәһәребезнең Камалка бистәсендә хатын-кызларның оста куллар түгәрәге эшләп килә. Без 8 хатын-кыз атнага бер тапкыр җыелабыз-ди түгәрәккә йөрүчеләрнең берсе, 1,5 эчендә төрле һөнәрләргә өйрәнергә, кул астында булган артык материаллардан матур кирәк-яраклар ясыйбыз.
Зәй музыка мәктәбендә яңа уку елында беренче дәресләр башланды. Быел мәктәп педагоглары төп төркемнәрдә - 271, ә аерым төркемнәрдә 45 бала белән эшләячәк. Музыка мәктәбендә укулар 14 төрле инструмент буенча алап барыла. Биредә балалар музыка уен коралларында уйнау, теоретик белем буенча башлангыч һөнәри белем ала.
26-28 август көннәрендә Тәтеш шәһәрендә ирекле көрәш буенча 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында Республика беренчелегенә ярышлар булып үтте.
1 сентябрь көнне шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәп укучылары һәм ата-аналары өчен “Ачык ишек көне” үткәрделәр. “Ачык ишек көне” уен –көлке һәм җыр, музыка белән бәйләнеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International