Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында рафинад цехы ачылды
2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
Республика Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Зәй шикәре” ААҖендә рафинад ясау цехын ачу тантаналарында, заводның кагат кыры белән янәшәдә төзеләчәк “Заман” җитештерү-сәнәгать мәйданына салыначак нигез ташына киләчәк буынга атап язылган хат белән капсула иңдерүдә катнашты. Зәй районы кырларында шикәр чөгендере 8,5 мең гектар мәйдан били. Быел татлы тамырның уңышы мул булыр дип фаразлана, чөнки туфракны эшкәртү мәсьәләсендә дә, бу культураны игү буенча да заманча таләпләрне үтәүгә, һәр эшне югары сыйфатлы итеп башкаруга бик җитди игътибар бирелде районда. Мул уңышны кабул итүгә “Зәй шикәре заводы ” АҖдә быел аеруча зур төзекләндерү, үзгәртеп кору эшләре башкарылды. Рөстәм Миңнеханов заводтагы зур үзгәрешләр белән шәхсән танышты. Быелгы сезонда тагын бер яңалык булып шикәр комын 5,10 килограммлы бәләкәй капчыкларга тутырып сатуга әзерләү, кәгазь капларда рафинад чыгара башлау тора. Республика лидеры рафинад ясау буенча яңа цехны ачуда катнашып, аның алга таба эшләү тәртибе белән кызыксынды, яңа эш методларын үзләштереп яшәүче предприятиенең киләчәге өметле булуын ассызыклады. - 2014 елда заводта 636 мең тонна татлы тамырдан 92 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, ә быел бер миллион тоннадан артык чимал кабул итеп шикәр комы җитештерү планлаштырыла, - дип мәгълүмат бирде район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов. Әлбәттә, җитештерү арткан саен югары нәтиҗә бирә торган җиһазлар куллану таләп ителә, чималны, җитештерелгән продукцияне сыйфатлы итеп саклау зарур. Моның өчен завод директоры Шамил Минһаҗев, якын арада кагат кырында шикәр чөгендере сыйфатын тәэмин итүче, суытып саклау комплексы булдырылачагын белдерде. - Ул салкын һава өрдерү юлы белән чөгендерне туңдырып, сыйфатлы итеп саклаудан гыйбарәт. 1 миллион тонна чөгендерне саклау мөмкинлеге бирә торган җиһазларны чит илдән кайтарту өчен заказ бирелде. Кагат кыры да яңа корылма урнаштыру өчен әзер. Аны урнаштырып, 1 октябрьдә куллана башлау планлаштырыла, - ди генераль директор. Иң мөһиме, чөгендерне туңдырып саклаучы комплекс, ярдәмендә шикәрлелекнең процентын арттыруга, күпләп шикәр комы җитештерүгә ирешеләчәк. Яңа проекттан тыш та шикәр заводында бу сезонга әзерлек максатында күп кенә төзекләндерү эшләре алып барылган. Чөгендерне юдыру комплексы төзекләндерелгән, чөгендер түбен пресслау, сок чистарту линияләре заманчалаштырылган, 5 казан урынына яңа көчле 3 казан куеп экономияле җитештерү мәсьәләсе хәл ителгән. Уңышның мул булачагын исәпкә алып, әзер продукцияне саклау өчен 40ар тонна сыйдырышлы ике яңа склад сафка баскан. Рөстәм Миңнеханов заводның кагат кыры белән янәшәдә төзеләчәк җитештерү-сәнәгать мәйданы белән дә танышты.
"Зәй офыклары" редакциясе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз