Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Рөстәм Миңнеханов Зәйдә ресурс үзәген ачты
2015 елның 1 сентябре, сишәмбе
- Татарстанда югары квалификацияле белгечләр әзерләнеп, аларның үз республикабыз предприятиеләрендә нәтиҗәле хезмәт итүе мөһим. Билгеле булганча без 2019нчы елда эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукын яуладык. Без бу вакытка зур әзерлек, югары квалификацияле яшь һөнәр ияләребезнең матур эшләре белән килергә тиешбез. Ресурс үзәкләре яшьләребезне, инде гамәлдәге һөнәр ияләрен дә югары квалификацияле, заманча технологик җиһазларда иркен эшләрлек белгечләр итеп әзерлек белем йортлары булырга тиеш. Алар белән республиканың якорь предприятиеләре тыгыз элемтәдә торып, нәкъ менә үзләренә кирәк белгечләр әзерләүдә шефлык итәргә бурычлылар, - диде республика Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Зәйдә политехник колледж базасында ачылучы ресрус үзәгенә фатыйха биреп. Билгеле булганча, Республика Президенты тарафыннан 2020 елга кадәр Татарстанда төрле тармакта эшләүче белгечләр, һөнәр ияләре әзерләү өчен 25 ресурс үзәге ачу турында карар кабул ителгән иде. Ресурс үзәкләре нигездә көчле саналган колледжлар базасында булдырыла. Бүгенге көндә республикада 132ләп урта һөнәри белем бирү учреждениесе исәпләнә, ә ресурс үзәкләре өчен шулар арасыннан иң-иңнәре генә сайлап алына. Уку үзәкләрен булдыру республикада инде үткән елда старт алырга да өлгерде, барлыгы 5 ресурс үзәге сафка бастырылды, быел исә тагын 9 үзәк төзү өчен миллиард сум акча тоту карала. Шуларның берсе, билгеле булганча, Зәй политехник колледжы базасында. Җәй дәвамында биредә беренче этап төзү эшләре башкарылды. Зәйдә ресурс үзәген булдыру идеясенә килгәндә, ул челтәр компаниясенең үткән еллардагы эшчәнлеген анализлау, яңа эш алымнарын барлау нәтиҗәсендә туган дисәк тә ялгыш булмас. Компания электр линияләрендә төзекләндерү эшләре барышында, утны сүндереп эшләү нәтиҗәсендә бик күп югалтуларга дучар булуын аңлап, чит илләрнең, мәсәлән Финляндия, Англия, Америкада, югалтуларсыз эшләү алымнарын өйрәнгән. Аларда төзекләндерү эшләре, аварияләрне ликвидацияләү утны сүндермичә генә, югары көчәнештә башкару кулланыла. Политехник колледж базасында да ресурс үзәге булдырып, нәкъ менә югары көчәнеш астында эшли алырдай югары квалификацияле белгечләр әзерләү күздә тотыла. Мондый уку йорты әле Татарстанда бердәнбер, дип ассызыклады республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов. Бу идеяны тормышка ашыру өчен колледжда ТР мәгариф һәм фән министрлыгы аша республика бюджетыннан каралган 61 миллион сумнан артык средстволар хисабына колледжның гамәлдәге мәйданнарында төзекләндерелде. Алга таба колледж белән рәттән урнашкан элекке дәваханәнең ташландык бинасын төзекләндереп, биредә өстәмә уку аудиторияләре, лабораторияләр, кунакханә ясау планы да бар. 4 катлы бинаның һәр катында аерым-аерым бүлекләр урнаштырылачак. Беренче катта - җәмәгать туклануы продукциясе әзерләү технологиясе, икенче катта - машина төзелеше, өченче катта - энергетика, дүртенче катта мәгълүмати технологияләр буенча лаборатор-уку бүлекләре булачак. - Шунысы игътибарга лаек, ресурс үзәге райондагы эре предприятиеләр: энергетика, машина төзелеше, шикәр кайнату, авыл хуҗалыгы, нефть һ.б тармаклар оешмалары белән берлектә оештырылды. Анда предприятиеләргә бүгенге көндә нинди белгечләр, нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ булуы исәпкә алынып белем бирү тормышка ашырылачак. Укуны тәмамлаучы белгеч, хезмәткәр киләчәктә әлеге предприятиедә эшләячәк, - диде Разиф Кәримов, энергетика класстеры полигонын караганда.
"Зәй офыклары" редакциясе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз