ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2015 ел
якшәмбе
Зәйлеләрне, кунакларны республика, шәһәр көне белән тәбрикләгәннән соң башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов «Хезмәт кешесе» район бәйгесе җиңүчеләрен котлады, аларга акчалата премияләр тапшырылды.
. Бәйрәмнең төп өлеше исә ТАССР төзелүгә - 95, яңа дәүләтчелек оешуга 25 ел тулуга багышланган карнавал йөреше, шәһәр-районда уңышлы эшләп килүче оешма-предприятиеләр, иҗат коллективлары, спортчыларның тамашачыларны сәламләп үтүе белән башланды.
«Энергетик» мәдәният сарае үзенә җыйган кәләш һәм кияуләр арасында игълан ителгән « Туй шаукымы» конкурсында шәһәр, районыбызнең 9 яшь пары туй киемнәреннән бәйге сынаулары үтте. Үзенчәлекле сорауларга җавап бирүдә, туй вальсын биюдә, кәләш-кияүләргә аерым-аерым куелган биремнәрне үтәүдә иң-иңнәр дип өч пар табылд

Матур бәйрәм чараларын мәйданда бизәлгән сәхнәдә районыбызның сәнгать әһелләре, «Джинсовые мальчики» дуэты, Казаннан Илсаф һәм Мәскәү артистлары күркәм чыгышлары белән бизәде. Күңел ачу караңгы Зәй күгенә сибелгән аллы-гөлле утлар белән тәмамланды.


29
август, 2015 ел
шимбә
Агымдагы елда Шәһәр көне программасында Татарстан Республикасы яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгы һәм «ТАССР оешуның 95 еллыгы ассызыкланачак, хезмәт кешесенә мәдхия укылачак. Ул быел да “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда узачак.
Шәһәребезнең 2 мәктәп укучылары кул астында булган төрле әйберләрдән чәчәк ясарга өйрәнәләр. Күбрәк ефәк тукыма кулланыла, чөнки ул ачык матур төстә.
Терлекләрне җәйләүдә асрау һәм продукция алу эшләре дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 1554 савым сыеры җәйләүдә көн күрә. Алар 7 лагерьга бүленгән һәм барлык савым терлегенең 35 процентын тәшкил итә. Сөт саву алдынгылары рәтендә: Сәвәләй, Бура-киртә һәм Төги сөтчелек фермалары санала.
Бүгенгесе көнгә Зәйдә “Электрон балалар бакчасы” системасына кергән, яше өч яшьтән арткан барлык бәләкәчләр балалар бакчасында урын белән тәэмин ителгән. Алар өчен балалар бакчасында чиратны бетерү “юл картасы” программасы нигезендә тагын 160 урын барлыкка килде
Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре бу көннәрдә районның Бүсрәк авылында яшәүче күпбалалы Тимофеевлар гаиләсенә “ Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе кысаларында ярдәм кулы суздылар. Прокуратура хезмәткәрләре мәктәп сумкасы, канцелярия товарлары сатып алып, аларны Тимофеевларның өч баласына тапшырдылар, яхшы укуларын теләделәр.
Кичә кич белән Зәйнең Комсомол урамы 67а йорты каршында “Ишегалды көне” бәйрәме үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре йортта яшәүче өлкәннәр, ветераннарга багышлап җырлар башкарды, балалар рәхәтләнеп батутта сикерде, аквагрим ясатып мәш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International