Бүген Зәйдә тантаналы рәвештә Яңа ел чыршысы ачылды. Ринат Фәрдиев исемендәге паркта «Әгәр могҗизаларга ышансаң» театральләштерелгән тамашасы узды. 15:00 сәгатьтән, бәйрәмнең төп программасына бер сәгать кала, балалар өчен спорт-күңел ачу чаралары да оештырылган иде.
20 декабрьдә Яңа шәһәрнең урман массивында "ГТО нормаларын тапшыру" спорт бәйрәме булды. Анда III, IV, VI, VII, VIII, IX, IX һәм XI баскычларына караган катнашучылар чаңгыда йөгерү һәм хәрәкәт буенча нормативларны (2км.,3км.,5км.) чара программасы нигезендә тапшырдылар.
20 декабрьдә Казан шәһәренең Спорт сараенда «Спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры-2022», «2022 елда район һәм республика спорт мәктәпләре һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбләре арасында рейтинг», «Россиянең киләчәге: иң яхшы спорт мәктәбе», «Иң яхшы спорт мәктәбе хезмәткәре» республика конкурслары призерларын бүләкләү тантанасы узды.