Бию ритмындагы тормыш

2022 елның 23 декабре, җомга

Бүген «Татарстан Республикасының хатын – кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» рубрикасында сезгә күп балалы ана, үз биюләре белән Зәй балаларының берничә буынын тәрбияләгән - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Ивановна Нестягина турында сөйләргә телибез. «Хореография мине сайлады һәм мин хореографияне сайладым. Ә әти-әнием мин сайлаган юлны хуплады, алар миңа һәрвакыт ярдәм итте. Алтын кешеләр иде. Мин гаиләдә беренче хореограф булдым. Минем иҗат юлым Казан янындагы Борисково бистәсендә башланып китте, миңа биредәге балалар бакчасында төп бию ролен башкаруны ышанып тапшырдылар. Әмма бистәдә бию коллективы юк иде. Күрәсең, миңа бәхет йолдыз балкыгандыр инде, әти-әниләрем Казан шәһәренең Киров исемендәге мәдәният сараеннан җиде минутлык ераклыкта урнашкан йорттан кооператив фатир сатып алдылар» - дип искә ала ул үз хатирәләрен яңартып. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Лидия Нестягина Станислав Орешин җитәкләгән «Идел» хореография ансамбленә күчә. Ул кызлар өчен икенче әти була, нәкъ менә аның янында Лидия барлык бию сәнгатенең нечкәлекләренә, халык хореографиясенең матурлыгына төшенә. Аннары Лидия Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә, шул елны ук институтта хореография бүлеге ачыла. Кызның яшьтән үк бию сәнгатенә оста булуын комиссия әгъзалары тиз күреп ала, Лидия институтта да яхшы укый, югары стипендия ала, комсоргта була. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, Лидия Нестягина Зәй шәһәренә күченә һәм үзенең хезмәт юлын районының “Энергетик” мәдәният сараенда башлый. Зәйдә ул танылган хореограф Ольга Сазонова, гаҗәеп аккомпаниаторлар Леонид Горячев, Анатолий Новиков, Ольга Федюнина, Марина Горина, Әлфия Вәлиуллина белән бергә эшли. Күп санлы шәһәр концертлары, конкурс һәм фестивальләрдә актив катнаша. Лидия Ивановна 40 елдан артык 2001 елдан алып үрнәк коллективлар исемлегендә булган «Елмаю» балалар хореография ансамбле белән җитәкчелек итә. Бүгенге көндә ансамбль шәһәр, район, республика, Россия, якын һәм ерак илләрнең бик кирәкле һәм танылган балалар бию коллективларының берсе булып тора. 2018 елдан аның җитәкчелегендә «Заиночки» хезмәт ветераннары хореография ансамбле оештырыла. «Заиночки» - пенсия яшендәге хатын-кызлар һәм Зәй муниципаль районы хезмәт ветераннары арасында беренче һәм бердәнбер хореография коллективы. Нестягина Лидия Ивановна «Мәгарифтәге казанышлары өчен» медале, ВЦСПС Үзәк Комитетының «Үзешчән сәнгатьтәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнә. Шулай ук ул 2008 елда Казан шәһәрендә үткән - «Ел хатын – кызы» конкурсының «Хатын-кыз-ана» номинациясе җиңүчесе. 2017 елда «Өченче буын герое» номинациясе лауреаты була, 2019 елда Зәй муниципаль районында үткәрелә торган «Хезмәт кешесе» конкурсында җиңүче дипломына лаек була. Зур хезмәтләре өчен, 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Нестягина Лидия Ивановнага Татарстан Республикасының «Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Лидия Ивановна ярдәме белән безнең шәһәр балалары дөньяның күп илләрендә булдылар һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңделәр, алар арасында Болгария, Франция, Швейцария, Македониядә үткән халыкара фестиваль-конкурслар, «Талантлар салюты» - Испания балалар һәм яшүсмерләр иҗаты халыкара фестиваль - конкурсы, «Лилавади» халыкара фестиваль-конкурсы - Тайланд, «Шәһәрләр тормышы» халыкара фестиваль-конкурсы - Мәскәү шәһәре, «Илһам иркенлеге» халыкара иҗади фестиваль-конкурсы - Санкт-Петербург шәһәре, «Суык бизәкләре» халыкара иҗади фестиваль-конкурсы - Бөек Устюг шәһәре. Күп еллар эшләү дәверендә ул үз коллективына яңа технологияләр кертә. Татар биюенә нигез салучы Гай Хаҗи улы Таһиров укучысы буларак, «Этник сәнгать», ягъни татар биюе өлкәсендә зур тикшеренү эше алып бара. Ул Бөтендөнья бию көненә багышланган «Хәрәкәт поэзиясе» муниципаль хореография сәнгате фестивален оештыручы, «Халык мәдәниятен белүдә хореографиянең роле» тикшеренү проекты авторы, шулай ук «Барысы да халык биюе турында» мастер-классын оештыручы. Аның казанышлары турында Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы халык артисткасы Н. Д. Юлтыеваның фәнни китапларында бәяләмәләр дә бар. Аның исеме «Зәй шәһәренең танылган кешеләре» китабына кертелгән. Ел саен Лидия Ивановна семинарларда мастер-классларда катнаша, шулай ук аларны үзе дә үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International