Бүген шәһәр һәм район мәктәпләренең 1-4 сыйныфларында белем алучы мобилизацияләнгән гражданнарның балалары (50 бала) республика башкаласында узган «Кремль чыршысы» программасында катнашты. Балаларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова җитәкчелегендә мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәләренең җаваплы хезмәткәрләре озатып йөрде. Балалар «Кремль сакчысы турында әкият» тамашасында булдылар һәм Казан циркы артистлары катнашында куелган «Яңа ел уенчыклары» спектаклен карадылар. Һәр бала онытылмаслык тәэсирләр һәм Яңа ел бүләге алды.