20 декабрьдә хакимиятнең зур залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, анда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, ЮХИДИ, эчке эшләр бүлеге, юл хәрәкәте идарәсе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, оешма, учреждение җитәкчеләре, мәгариф учреждениеләре директорлары, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. 2022 елның 11 аенда Зәй районындагы юллардагы вәзгыять турында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Гыйбадуллин И.Г. хәбәр итте. Балаларны республика чыршысына озатканда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүне оештыру турында, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Камалова Р. Н. сөйләде. Зәй шәһәрендә Яңа ел чараларын уздыру вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү турында, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Федоткина О.В. чыгыш ясады. Мәктәпләрдә, шәһәр һәм район балалар учреждениеләрендә Яңа ел бәйрәме чараларын уздыру, шулай ук мәктәп каникуллары вакытында иминлекне тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турындагы мәгълүматны мәгариф бүлеге башлыгы Сәфәргалиев Э.Р. җиткерде. 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр район территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләү турында, Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы урынбасары Хәбибуллин А.Т. сөйләде. Яңа ел бәйрәм чараларын уздыру вакытында объектларда планлаштырылган рейдлар һәм сак торуны оештыру турында, полиция башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Хәйретдинов И.Р. хәбәр итте. Сак тору графиклары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның, коммуналь һәм юл, ашыгыч ярдәм хезмәтләренең телефоннары турында мәгьлүмат белән, Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Хәҗипов Р.М. таныштырды. Комиссия эше яңа ел бәйрәме чаралары вакытында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча күзәтчелекне һәм контрольне арттыруга юнәлдерелгән. Комиссия утырышында бурычлар куелды һәм тиешле күрсәтмәләр бирелде, аның эшенә Э. Э. Галиев йомгак ясады.