Бүген Зәйдә тантаналы рәвештә Яңа ел чыршысы ачылды. Ринат Фәрдиев исемендәге паркта «Әгәр могҗизаларга ышансаң» театральләштерелгән тамашасы узды. 15:00 сәгатьтән, бәйрәмнең төп программасына бер сәгать кала, балалар өчен спорт-күңел ачу чаралары да оештырылган иде. Сәхнәлштерелгән “Яңа ел” тамашасы «Горячие сердца» (“Кайнар йөрәкләр”)һәм “Улыбка” (”Елмаю”) балалар хореография ансамбле чыгышы белән башланып китте. Аннары мәйданга бәйрәмнең төп геройлары: малай, тылсымчы, Кар патшабикәсе, шүрәле 1, шүрәле 2, Кыш Бабай, Кар Кызы, узып баручы һәм киләчәк еллар символлары - юлбарыс һәм куян чыкты. Бурыч җиңел булмады, малай могҗизаларга ышансын өчен һәркемгә озак эшләргә туры килде, ә барлык тискәре персонажлар игелек кылу һәм яхшы эшләр башкаруның, явызлык кылу һәм яман эшләр башкарудан яхшы һәм өстен булуын аңладылар. Район башлыгы Разиф Кәримов зәйлеләрне һәм килгән кунакларны Үзәк чыршы ачылу һәм якынлашып килүче Яңа - 2023 ел бәйрәме белән котлады. Район башлыгы зәйлеләргә туган җир иминлеге өчен, шулай ук мобилизацияләнгән гражданнарга, ирекле һәм контрактчыларга ярдәм итүләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде, район җитәкчелеге ягыннан да бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышандырды. Разиф Галиевич Зәй халкына иминлек, тыныч күк йөзе, бәхет, шатлыклар, барлык башлангычларында уңышлар һәм безнең солдатларның тизрәк җиңү белән кайтуларын теләде. Кичә «Күңел» радиосының концерт программасы белән тәмамланды. Яңа ел чыршысы Зәй-2 микрорайонында һәм "Мирный" бистәсендә дә ачылды.