Зәйдә мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау буенча киңәшмә узды

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе
Бүген Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р. М. Хаҗипов «Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» дигән темага киңәшмә үткәрде. Докладлар белән «Тылсымлы әкият», «Уймак кыз», «Шатлык» мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1, 6, 7 нче мәктәпләр чыгыш ясады. Киңәшмә барышында хезмәт шартларының һәм аны саклауның торышы, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау таләпләрен белүләрен тикшерү, белем бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәт шартларының торышын контрольдә тоту, хезмәткәрләрне махсус кием, махсус аяк киеме һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, медицина тикшерүләре һ. б. мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International