Зәйдә сәләтле балалар һәм мобилизацияләнгән гражданнарның балалары өчен муниципаль чыршы бәйрәме узды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

 Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда муниципаль чыршы бәйрәме узды. Анда 500 активист, төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә, спорт ярышларында катнашкан укучылар, уку алдынгылары һәм мобилизацияләнгән гражданнарның балалары катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов балаларны якынлашып килүче Яңа 2023 ел белән котлады, ныклы сәламәтлек, мәгариф, мәдәният һәм спортта яңа үрләргә ирешүләрен теләде, Зәй абруен яклаучы укучылар белән горурлануын билгеләп үтте. Традиция буенча "Безнең өмет" гранты җиңүчеләренә дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылды. Быел "Фәндә беренче адымнар", "Талант һәм иҗат", "Уңыш буыны" номинацияләрендә 15 бала бүләкләнде. Чакырылган балаларның барысына да баллы күчтәнәч тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International