20 декабрьдә Яңа шәһәрнең урман массивында "ГТО нормаларын тапшыру" спорт бәйрәме булды. Анда III, IV, VI, VII, VIII, IX, IX һәм XI баскычларына караган катнашучылар чаңгыда йөгерү һәм хәрәкәт буенча нормативларны (2км.,3км.,5км.) чара программасы нигезендә тапшырдылар. Бәйрәмне ачу тантанасында Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Камалова Регина Николаевна һәм мәгариф идарәсе башлыгы Сафаргалиев Эрнст Рәис улы катнашты. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре Рәҗәпов Артур (1 баскыч), Рәҗәпов Алмаз(2 баскыч), Гомәров Рүзәл (2 баскыч), Сәмигуллин Артур (2 баскыч), Шугулева Екатерина (7 баскыч), Латыйпова Ольга (8 баскыч), Абдуллин Наил (9 баскыч) һәм Козлов Максимга (9 баскыч) тапшырылды.