20 декабрьдә Казан шәһәренең Спорт сараенда «Спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры-2022», «2022 елда район һәм республика спорт мәктәпләре һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбләре арасында рейтинг», «Россиянең киләчәге: иң яхшы спорт мәктәбе», «Иң яхшы спорт мәктәбе хезмәткәре» республика конкурслары призерларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Шәйхетдинов Хәлил Хәмит улы, Зәй муниципаль районы «Зәй» спорт мәктәбенең киокусинкай буенча тренеры Ревин Алексей Владимировичны бүләкләде, ул «Олимпиянеке булмаган спорт төрләре» категориясенең «Осталык» номинациясендә 1 нче урынны яулады. Алексей Владимировичны лаеклы бүләге белән котлыйбыз!