Бүген Зәй районы Куш-Елга авылында күпфункцияле үзәк ачылды. 100 урынлы яңа бина берничә ай эчендә җиткерелде, ул элек авыл мәдәният йорты булган урында төзелде. Сүтү эшләре июнь аенда башланды, бүген объект тулысынча файдалануга әзер.
2022 елның 27 декабрендә хакимиятнең зур залында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм район оператив төркеменең киңәйтелгән уртак утырышы булды, анда объектларның җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Зәйдә «Иң көчле чаңгычылар» - ТР Чемпионатының 1 туры узды. Ачылу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы Эдуард Галиев, ТР чаңгы ярышлары федерациясе эшләре идарәчесе Денис Блохин, Түбән Кама электр челтәрләре филиалының Зәй район электр челтәрләре башлыгы Олег Лукин, «Ялта-Зәй» үзәге директоры Белла Огурцова катнашты.