2015 елда “Нива” хуҗалыгында җирнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча күп эш эшләнде. 2016 елда 3200 гектарда чөгендер чәчү күздә тотыла, инде 1100 гектарда көзге бодай чәчелгән, 3000 гектар җир кулланышка кертелгән. Шулай ук “Союз-агро” хуҗылыгында да 2015 елда гектарына 138 кг. минераль ашлама кертелгән.
Югары Нәлем мәктәбендә укучылар һәм мәктәпне тәмамлап чыгучылар арсасында волейбол ярышлары үтте. Исәп мәктәпне тәмамлап чыгучылар файдасына тәмамланды. 30 январь көнне Югары Нәлем командасы районда үткән “Сәләмәтлек” спартакиадасында катнашып чаңгы буенча районда өченче урынга лаек булдылар.
Зәй районында 2016 нчы ел - ” Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы”. Шул уңайдан 30 нчы гыйнвар көнне Зәй шәһәр урман буенда “Сәламәтлек-2016” спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре һәм агрофирма хезмәткәрләре арасында шәһәр беренчелегенә чаңгы ярышы узды. Төги авыл җирлегеннән 2 команда хатын-кызлар һәм ир-атлар командасы катнашты.
27 гыйнварда районның \" Тормыш кадры \"фестивале кысаларында Якты Күл мәдәният йортында совет фильмы \"Кызлар\" антологиясе буенча кызыклы спектакль булып узды.
30 январь көнне Зәй шәһәрендә үткән “Сәламәтлек” спартакиадасында Югары Шепкә авыл җирлеге командасыннан Бариева Диләрә ; Сабиров Фәнзил 1 урыннарны алдылар. Хәзергә Югары Шепкә командасы спартакиадада алдынгы урында бара.
26 январь көнне Гулькино авылы җирлеге хезмәткәрләре ялгыз карчыклар яшәгән йортларны карап чыктылар. Обход вакытында янгынга каршы кимчелекләрне бетерү һәм булдырмас өчен кирәкле чараларның мөһимлеге аңлатылды.
28 анварьда туган якны өйрәнү музеенда 1 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган лекция үтте. Ул “Емельян Пугачев Зәйдә булганмы?” дип аталды. Чөнки әлеге сорауга бәхәсләр бервакытта да сүнеп тормаган
31 январьда Мирный бистәсендә “Чиста һава – сәләмәт буын дигән флеш – моб үткәрелде. Ул якшәмбе клубы программасы кыссаларында районда “Спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше Елына” багышланган иде. Программага иртәнге аэробика, йөрү, гимнастик күнекмәләр үткәрү һәм башка спорт уеннары керде.
29 гыйнварь көнне мәдәният йортында "Тормыш мизгелләре" район конкурсын Сармаш -Баш үзешчәннәре дәвам итте. Алар "Девчата"- "Кызлар-кызкыртлар" фильмын сәхнәләштерделәр.
26 январьда Валерий Тарасов исемендәге Бөтенроссия яшь хоккейчыларның “Алтын алка” ярышлары үтте. Анда 2003-2004 елда туган хоккейчылар чыгыш ясады. Зәйдән “Яшьлек” һәм Бөгелмәдән “Арслан” командалары арасында исәп 5:2 Зәй командасы файдасына үтте.