Авыл хуҗалыгында табыш китерүгә ихтибар кирәк

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

2015 елда “Нива” хуҗалыгында җирнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча күп эш эшләнде. 2016 елда 3200 гектарда чөгендер чәчү күздә тотыла, инде 1100 гектарда көзге бодай чәчелгән, 3000 гектар җир кулланышка кертелгән. Шулай ук “Союз-агро” хуҗылыгында да 2015 елда гектарына 138 кг. минераль ашлама кертелгән. Хуҗалыкларда быел 1600-1800 гектарда бөртеккә кукуруз чәчү планлаштырылган. Бу якынча сыер башына 3 кг. күләмендә затлы терлек азыгы дигән сүз. 2016 елда әлеге чаралар аркасында хуҗалыкларга табыш китерү бермә-бер артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International