Зәй муниципаль районында 50 нче бала тууы теркәлде. Ул 2016 нче елның 27 январендә туган Давыдов Роман Герман улы. Роман әтисе Герман Владимир улының һәм әнисе Карина Ринат кызының беренче баласы. ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина танталы рәвештә Романның әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.
3-4 февральдә районда гражданнар оборонасы буенча уку-өйрәнүләр үтә. Куелган максат буенча, массакүләм мәгълүмат чаралары аша тиешле хәбәр җиткерелә. Телефон шалтырап, аны алгач, “өйрәнүләр” дигән сүз яңгыраганда, югалып калмаска кирәк, ди аны оештыручылар.
Зәйдә Идел буе федераль округы беренчелегенә чаңгы ярышлары башлана. 3 февральдә “Ялта Зәй” спортчылар әзерләү үзәгендә 1998-1999 елда туган яшьләр арасында 5-10 километрлы дистанциядә беренче ярышлар башлана.
Районда 17033 эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 4407 савым сыеры. Тулаем савым 1890 тоннага җиткән, үткән ел белән чагыштырганда үсеш 12 процент тәшкил итә. Артым 205 тонна – 8% арткан. Ел башыннан 375 бозау алынган, 14 баш үлгән. Үлем-китем 60 процентка кимегән.
“Үзәк яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү” Республика бәйгесе конкурс комиссиясенең утырышы булып узды. Аның нәтиҗәләре нигезендә, аерым номинацияләр буенча җиңүчеләр ачыкланды. “Административ үзәкләре республика билгеләнүендәге шәһәрләр булган муниципаль районнарда үзәк яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү” номинациясендә Зәй чыршысы 2 урында, беренче Әлмәт, өченче – Бөгелмә.
2 февральдә Мирный бистәсендә 5 мәктәп укучылары арасында сәнгатьле укучылар бәйгесе үтте. Ул туган тел көненә, Муса Җәлилнең туган көненә 110 елга багышланды. Бәйгедә алып баручылар Муса Җәлил турында һәм Халыкара туган тел көненең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр.
Үзәк китапханәдә Сталинград астындагы сугышка багышланган “Алар җаннарын кызганмыйча тордылар” дигән презентация үткәрделәр. Сталинград сугышы – барлык халыкның батырлыгы, әлбәттә җиңүе.
Шәһәрнең төп юл кичүендә бетон эшләренең яртысы эшләнеп беткән инде. Соңгы тапкыр биргән мәглүматлардан соң шәһәрнең тарихи төзелешендә күп кенә үзгәрешләр булган. Юл кичүенең скелеттан зур бер могҗизага әйләнүе кызыксыну уята. Элек бетон көтеп ятучы арматуралар урынына бетон баганалар тора
1943 елның 2 февралендә Сталинград янындагы сугыш тәмамланган көн. Шул сәбәптән 6 мәктәпнең актлар залында, сугыш ветераны, Сталинград сугышында катнашкан Леонид Яковлевич Мачтаков, хезмәт ветераны Геннадий Сәмигуллович Халиуллин, ветераннар Советы рәисе Марсель Салихович Хузин катнашында батырлык дәресе үтте.
Бу ялларда Базарлы Матакта яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча «Красный Восток-Агро» АҖ призына Татарстан беренчелеге узды. Беренчелектә үзләрен Зәй көрәшчеләре дә сынады. Үз үлчәү авырлыгында Евгений Бояров (тренеры Ленар Кәлимуллин),