26 январь көнне Гулькино авылы җирлеге хезмәткәрләре ялгыз карчыклар яшәгән йортларны карап чыктылар. Обход вакытында янгынга каршы кимчелекләрне бетерү һәм булдырмас өчен кирәкле чараларның мөһимлеге аңлатылды. 27 январьда Зәй хакимиятенең зур залында ЗАГС хезмәткәрләренең кече коллегиясе булды. Анда Җирле үзидарәнең башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары вазыйфаларын башкаручы Мария Раянова чыгыш ясады. 30 январьда үткән район күләм чаңгы ярышларында Гулькино авылыннан Илья Охотников, Станислав Ратников катнаштылар.