27 гыйнварда районның \" Тормыш кадры \"фестивале кысаларында Якты Күл мәдәният йортында совет фильмы \"Кызлар\" антологиясе буенча кызыклы спектакль булып узды. Спектакльдә 15 кеше уйнады-, алар арасында мәктәп укучылары, педагоглар, культура эшчеләре, хәтта авыл җирлеге башлыгы Сергей Пудов та катнашты. Спектакль \"Кызлар\" киносы презентациясе белән аралашып барды. Спектакль бик куңелле узды. Төп персонажлар – Илья Ковригинны һәм Тося Кислицинаны – оста итеп мәктәп укучылары Виктория Егорова һәм Роман Анисимов уйнады. Ксан Ксанычны Сергей Пудов, Анфисаны – китапханәче Эльвира Шатунова, Кругловны – укытучы Гөлия Миронова, Катяны – сәнгать җитәкчесе Татьяна Блохина, Надяны – Светлана Лобкова уйнады. Бөтен спектакль видиога төшерелде.