28 анварьда туган якны өйрәнү музеенда 1 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган лекция үтте. Ул “Емельян Пугачев Зәйдә булганмы?” дип аталды. Чөнки әлеге сорауга бәхәсләр бервакытта да сүнеп тормаган. Әлеге лекция танылган краевед Владимир Малаховның тарихи китаплары нигезендә укылды. Баштан укучыларга Пугачевның туган яклары турында сөйләнде, аннары электрон презентация күрсәтелде. Әлбәттә Пугачев Казан төрмәсеннән качкач аның юлы Кама елгасының Зәй тамагы аркылы үтә. Аннан ул Ал. Слобода бистәсендә яшәүче Михаил Голев белән таныш була. Голев Пугачев баш күтәргән вакыттан алып ахрына кадәр аның ышанычлысы була. 1774 елның 15 январенда Пугачев отряды Зәй крепостена якын килә һәм крестьяннар агымына бирелеп капитан Мертвецов, секунд-майор Лопатин һәм капитан Савинич крепостьне бирәләр. 17 январьда Бибиков җитәкчелегендәге отряд ярдәмгә килә һәм сатлыкҗаннарны төрмәгә озаталар.Шулай итеп Пугачев отрядының Зәйдә буоган тарихы тәмамлана.